
9 нчы көн.
Атна-ун көн вакыт үттеме-юкмы, Нәсимә яткан палатага хром итекләре белән шыгырт-шыгырт басып, милиция формасы өстеннән ак халат капланган бер ир кеше килеп керде. Ул – Нәсимәнең әтисе Хәйдәр иде. Алар кочаклашып, бик озак елаштылар, бик озак сөйләштеләр. Нәсимә үзенең бер хатында төрмәгә ничек эләгүләрен язган иде инде. – Судка нигә безне дәштермәдең, балам, – дип елады ата. Әллә үзем килсәм, бу хәлдә дә калмаган булыр идең. – И, әти, монда бар да түләнелгән бит, аларның акчалары күп иде, кызлары кибеттән урлаган акчалар да шунда ярап куйгандыр. Сиңа иң зур үтенечем, әти: баламны зинһар алар кулыннан алып кит, – диде Нәсимә, күз яшенә тыгылып. Шуңа дип килдем дә инде, балам, ничек тә тырышырмын, – дип юатты Хәйдәр кызын. Туган яклары, туганнары турында Нәсимә әтисеннән бик күп сорашты, күңеле белән алар янына кайткандай булды. Ата белән кыз елаша-елаша аерылыштылар. Нәсимәнең яңа туган баласын юллап, Хәйдәр элек кияве Нәсерхан яшәгән өйгә килде. Бу юлы аны бик кырыс, коры гына каршыладылар. – Без баланы алып кайттык инде, ул атасы йортында үсәчәк, – дип белдерде кияү. Аннары, шуны да әйтим әле, – дип өстәде ул, — Нәсимәне мин аердым инде, үзегез беләсез, милиция эшендә якын кешеләреңнең төрмәдә булуы җайсызлык тудыра. Шулай булгач, законлашып та йөрергә уйламагыз, юридик яктан да бала атасы янында калдырылачак. Күпме кырыслык, күпме җиңүчәнлек тантанасы бар иде бу сүзләрдә. Хәйдәр ниятенең барып чыкмаячагын аңласа да, бу бәндәләрнең намусына кагылмакчы булып: – Нәсимә үзенең аерылуы турында берни дә белми бит әле, ничек аңардан башка эшләдең бу эшне? – дип, рәсми тонга күчеп сорады. Баланы син алып киткәннән соң аның больницада икәнлеген дә белмисең бит, оятсыз! Әгәр аның белән берәр хәл булса, синең үзеңне төрмәгә утыртачакмын, сеңлеңне дә! – дип ярсыды Хәйдәр.
155
0