8 нче көн. Буранлы төндә. Нурсинә ХӘКИМОВА

8 нче көн. Буранлы төндә. Нурсинә ХӘКИМОВА

Берничә көннән Габдулла ага йортында Исламнур белән Тәнзиләнең никах һәм сабый балаларына исем кушу мәҗлесе үтте. Биредә ике як туганнары, дуслар, күршеләр җыелган иде. Ә кунаклар таралышкач, Сания белән Саҗидә әбиләр бик озак көттергән оныклары Юнысны мунча керттеләр. Баланы туган якның файдалы үләннәре – мәтрүшкә, бөтнек, каен яфрагы салып пешерелгән хуш исле суда юындырдылар. Ә бәби исә мунчаны бик яратып, әле бер, әле икенче әбисе итәгендә сикерде. Балаңның баласы балдан да татлы, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Ниһаять, көтеп алынган оныкларын кулларына алу бәхетенә тиенеп, өлкәннәр арасында яңадан дуслык күпере салынды. Аллаһыга шөкер, ике як әби-бабайларның үпкәләшүләре кул белән юып төшерелгәндәй юкка чыкты, гаиләдә тынычлык урнашты. Күп тә узмады, Зыя бабайлар нигезенә килен төште. Көне дә искиткеч матур иде. Шулвакыт кояшлы, әмма суык һавада энҗе кебек ялтырап торган кар бөртекләре күренде. Бөтен дөнья сихри гүзәллеккә күмелде. Кар бөртекләре, бии-бии, Исламнур белән Тәнзилә йөзләренә кунып: Очраштырды, кавыштырды төнге буран – Ни дисәң дә, язмышлары шул булган! Ул синең өчен, син аның өчен туган! – дип җырлап, уйный-уйный очалар иде сыман...

Тэглар:

466

0