10 нчы көн. Юралган язмыш. Лилия ХӘЙДАРШИНА

10 нчы көн. Юралган язмыш. Лилия ХӘЙДАРШИНА

– Ни әйтсәң дә, әллә кайдан килгән бала икән… Аның ата-анасының кем икәнен дә белмибез бит… Иреннән качып килгән, ди. Әгәр ире эзләп бирегә килсә ни булыр? – дигән уйлар биләде ана күңелен. Улы аңлатканча, болай гына – сәвитчә генә, калым-мазар түләмичә генә алып килсә ни тагын… Уй-ниятләрен анасына белдерү белән эш тәмамланмаганлыгын Нәсерхан, әлбәттә, аңлый иде. Аның бөтен уй-хисе хәзер Нәсимәне ничек итеп кулга төшерү булды. Икенче көнне иртәгәсен ул үзенчә матур планнар корды. Базарга кереп бик матур чәчкәләр сайлады – роза чәчкәләре. Хәзер ул Нәсимә эшләгән кибеткә керәчәк. Әлегә ул бу чәчәкләрне кызга ничек тапшырачагын анык кына күзалламый иде, шулай да кибеткә килеп керде. Кулына чәчәкләр тоткан милиция капитанын Нәсимә күрмичә калмады түгел, әмма ул игътибарга алмады бу кешене. Кибеттә сатып алучылар байтак булганга, ул үз эшендә булды. Нәсерхан каушап кала торганнардан түгел шул. Ул прилавка янына килеп: – Сылу сеңелкәш, бу чәчкәләр менә шунда торса, сезнең матурлык тагын да артыр гына иде, – дип, чәчкәләрне калдырып чыгып китте. Көн буе прилавкада ятып шиңә башлаган чәчкәләргә дә игътибар итмичә, Нәсимә эш сәгатен тәмамлап, кайтырга чыкты. Ул кайтасы урам башында үзен көтеп торучы Нәсерханны күргәч, ачуы килде. – Нәсерхан абый, без аңлашкан идек бит инде, бәйләнмәсәгезче, зинһар миңа! – диде. – Ашыкма әле, Нәсимә, бер-ике генә сүземне тыңлачы! – диде ул ялварулы карашын ташлап. — Нәсимә, акыллым, үзең турында яшермичә әйтүең, синең бары яхшылыгыңны гына раслый бит, миңа синең кыз кеше булмавың мөһим түгел, чынында мин сине яратам. Мин сиңа киләчәк язмышың турында уйлавыңны үтенәм. Ярый, бүген мин Олжас дустым белән сине күреп гашыйк булсак, ә тагын өченче кеше сиңа гашыйк булып куймасмы? Бу хәлдән котылу өчен сиңа, киресенчә, яклаучы-саклаучы кирәкмәсме? Ә мин бу очракта сине яратучы да, саклаучы да була аламчы, – дип, ул елмаеп үзенең погоннарына ишарәләде. Ярый, мин сине ашыктырмыйм, уйланырга өч көн вакыт сиңа! – дип китеп барды.

Тэглар:

163

0