9 нчы көн. Юралган язмыш. Лилия ХӘЙДАРШИНА

9 нчы көн. Юралган язмыш. Лилия ХӘЙДАРШИНА

Көннәрдән бер көнне кибеткә урта буйлы, кысык кара күзле, карап торуга матур гына килеш-килбәтле бер казах килеп керде. Нәсимә аңардан күзләрен яшерергә өлгерә алмый калды. Казах, нидер сораган булып кыланса да, Нәсимәдән күзен ала алмый иде. Әйтерсең ул күзәткән бу кара моңсу күзләр бары аныкы гына, ә фәрештәдәй ак халат кигән бу сын – бары аныкы гына! Бу очрашудан тәэсирләнеп егет, кибеттән берни дә ала алмый чыгып китте. Әйе, йөрәген ут ялмады аның бу очрашудан. – Бер күрүдән гашыйк булу шул буладыр инде, – дип уйлады казах егете, кыз алдында үзен кыюсыз күрсәтүенә үкенеп. Исемен дә сорый алмадым, юньсез, – дип уйлады ул кыенсынып. Ә аннары: Тагын сәбәп табып, кереп булыр әле, – дип тынычландырды үз-үзен. Икенче, өченче көннәрне дә килде ул бу кибеткә. Килде дә, ни өчен килүен дә онытып, бу сихри матур сынга сокланып, алдан әйтермен дип әзерләп килгән сүзләрен дә онытып, чыгып китә торган булды. Нәсимә үзе дә бу сәер затка игътибарлырак була барды. Тегесен-монсын тәкъдим иткән булып, егеткә кыюлык өстәде. Ул килми калган көннәрне: – Теге кыюсыз казах кая булды әле, – дип уйлый иде хәтта. Ә бер көнне Нәсимә өчен көтелмәгәндәгерәк хәл булды: теге кыюсыз казах иптәш егете белән килеп кермәсенме! Икесендә дә "шып" итеп торган милиция формасы, икесе дә шатлар, елмаеп сөйләшәләр. – Кая, таныштыр әле, дустым, мине дә бу матур туташ белән, – дип кулын Нәсимәгә сузды. – Ә без болай гына танышлар бит, – диде кыз, астан гына елмаеп. – Ә минем исемем – Нәсерхан, – диде кыю егет. Ә бу юньсез бер дә юкны сөйләмәгән икән, – диде ул иптәшенә ымлап. Ну, считай, что кыздан колак кактың инде, извини, үзең гаепле! – диде ул Нәсимәгә карап, мут елмаеп. Егетләр, ничек шаулап килеп кергән булсалар, шулай ук чыгып киттеләр. Нәсимә бу көтелмәгән хәлдән ни эшләргә дә белмичә аптырап калды. – Ничек болай килеп чыкты соң әле? Аңа әле юньләп танышырга да өлгермәгән теге юаш егет, ничектер, кызганыч булып калды. Ә аның белән кергән мут егет, киресенчә, усал, үз дигәнен эшли торган әрсезгә охшаган зат булып тоелды.

Тэглар:

532

0