8 нче көн. Буранлы төндә. Нурсинә ХӘКИМОВА

8 нче көн. Буранлы төндә. Нурсинә ХӘКИМОВА

Кинәт Зыя башына бер уй килеп иреште – алай-болай теге дөньяга китәргә вакыт җиткән булса, Габдулладан тизрәк бәхиллек сорап калырга кирәк! Улым Исламнурга да хәбәр итәргә! И, Раббым! Миңа шушы ниятемне үтәргә, хата-ялгышларымны төзәтергә ярдәм бир!... Зыя ага, ике таякка таянды да, бераз бөкрәя төшеп, дусты Габдулла яшәгән якка таба атлады... Ара шактый булса да, ул дусты яшәгән йортка барып җитә алды. Габдулла аның ике таякка таянып, өстерәлеп килеп керүен күргәч, шаккатты. Ул дусты янына килде дә саргаеп киткән йөзенә тутырып карады: – Зыя, кордаш! Ни булды сиңа? Нишләп, болай иза чигеп йөрисең? Әгәр телефоннан гына хәбәр итсәң, мин бит үзем дә яныңа бара ала идем, – дип каршы алды. – И, гомер буе туганымнан да артык күргән тугры дустым!... Алла хакы өчен, кичерә алсаң, кичер инде мине, дип авып китте һәм егылды. Ә иреннәре исә: – Бәхил бул, бәхил бул, теге хәерсез акчалар табылды бит... Мин сине ялгыш рәнҗеткәнмен!... дип пышылдады. Дусты аны көч-хәл белән өенә алып керде, чиста урынга яткырды. Аннан соң янына утырып, догалар укып, Аллаһыдан ярдәм сорап, дога кылды. Бераздан Зыяга хәл керде. Саҗидә карчык баллы, хуш исле үлән чәе ясап бирде. Шул арада "Ашыгыч ярдәм" машинасы да килеп җитте, абзыйга ашыгыч ярдәм күрсәтелгәч, хәле тагын да җиңеләеп китте. Табиб елмаеп: – И, бабакай, сезнең әле йөзгә хәтле яшәрлек исәнлегегез бар, – дип күңелен күрде. Ул киткәч, ике дус, кочаклашып, елаштылар. Аңлашканда Зыя карт бераз уйланып торды да: – И, кордаш, күрәселәрем булган икән! Нинди могҗизалар күрсәтеп, Аллаһы Тәгалә безне сыный! Мин шуны аңладым: кеше рәнҗеше төшә икән шул, – дип әйтеп куйды. Габдулла кордашын, машинасына утыртып, өенә илтеп куйды. Озак та үтмәде, Зыя ага ошбу акчаларны ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләдә үсүче ятим сабыйларга өләште.

Тэглар:

515

0