Радик Фәизов "Ак каз"

Радик Фәизов "Ак каз"

- Мин сине… Штрафка тарттырам мин сине. Желе- геңне суыра торган иттереп. Әти-әниең дә бөгелеп килә торган иттереп… Белерсең аннары! - диде ул тәмам сулышлары кабып. - Менә анысы булыр сезләрдән, анысына түзәрбез. Безләр түзәргә күнеккән бит инде, Хәниф абый… Үзең күреп торасың, күпме налогын да, заемын да түлибез. Син салдырган штрафны да түләрбез, - диде Сәүбән һаман да горур калып. Безнең барыбыздан да калку бу егет һәр сүзен олы- ларча уйлап, ашыкмыйча сөйли иде.

Тэглар:

230

0