
Нәбирә Гыйматдинова "Сихерче"
10 нчы көн. Бер күмелеп, бер калкып йөзгән күлмәкне күздән җуймас өчен, кыз яр буйлап йөгерде. Балтырын корыган тигәнәк сыдырды, аяк табанын кычыткан өтте, ул авырту тоймады, хәлдән таеп, елый-елый йөгерде дә йөгерде. Су агымы көчле иде. аның белән ярышу мөмкин түгел, җитмәсә, алда — елганың текә борылыш ясаган җире. Кыз кире борылды Күз яшьләрен сөртте. Йөгереп барган шәпкә искәрмәгән икән камышлык янында, малайлардан качып, кыз-кыркын су коена иде. Яшьтәшләрен күргәч, аңа тагын да ямансу булып китте. Ул аларның туктаусыз чыркылдашуын, ул да түгел, шүрәле кытыклаган сыман, дәррәү шаркылдап көлүен ничектер аңламады, дөресрәге, аңларга теләмәде Көтү-көтү булып, оешып йөрүнең ни кызыгы бар икән? Бер төсле көлеп, бер төсле шаярып бер төсле уйнап ничек яшәмәк кирәк! Алай дисәң, туганда ук кешеләрнең барысы да бер төсле елый. көлә... Ләкин бу уртак уй-гамь белән генә яшәргә дигән сүз түгел бит әле. Мөгаен, кешеләр ялгыз калып тереклек итәргә иренәдер. Әйе- әйе. кешеләр уй уйлап яшәүдән курка, шуңа төркемгә елыша. Аның өчен бүтәннәр уйласын янәсе. Ә көчле шәхес һәрвакыт аерым яши Мәгарәдәге акыл иясе кебек. Сәвилә төркем тормышын яратмый, ят... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Сихерче #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
159
0