Ф.Дәүләтбаев. "Сайрый бер кош".

Ф.Дәүләтбаев. "Сайрый бер кош".

9 нчы көн. #әдәбимарафон2025 Күзләреңнең төсен онытмадым. Күзләреңнең төсен онытмадым, Онытмаган кебек үзеңне. Безнең юллар күптән аерылды, Бик ямансу миңа, көз инде. Көзге җилләр ярсып искән чакта, Җылы җитми минем күңелгә. Ара өзек, юк, булмастыр инде Сине, иркәм, кабат күрергә. Сагындырып, кат-кат табындырып Керсәң дә син бик еш уйларга, Ак томаннар баскан аргы якны, - Син еракта инде, хыялда. Яшәгән чак, сагышланмас өчен Каян табыйм , диеп , түземне?.. Күзләреңнең төсен онытмадым, Онытмаган кебек үзеңне. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон2025 #ФәнәвисДәүләтбаев #Сайрыйберкош #ТатнетныҮстерүФонды #Белемрадиосы #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

203

0