
1 нче көн. #әдәбимарафон2025
Муса Жәлил Сандугач һәм чишмә Таң атып, нурлары Үпкәндә кырларны, Чишмәләр, күлләрне Һәм калын урманны, Сандугач уянып Канатын кагына Һәм карый ашкынып Тын урман ягына. Ул якын сердәш Чишмәне сагына; Таң кошын юксынып Чишмә дә зарыга. Сихерле тормышы Бу ике гашыйкның Кабынды мәхәббәт Утында яшьлекнең. Бәйләде аларны Ялкынлы саф сөю; Саф сөю алдында Нечкәреп баш ию. Һәр иртә Сандугач Чишмәдә коена. Бу аңа чиксез зур Дан булып тоела. Иркәли таң кошын Зөбәрҗәт тамчылар. Әйтче, бу күренешкә Сокланмый кем чыдар?! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #МусаЖәлил #СандугачһәмЧишмә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
392
0