Таһир Шәмсуаров "Мәхәббәт"

Таһир Шәмсуаров "Мәхәббәт"

9 нчы көн #әдәбимарафон2025 Мәхәббәт Ул яшәтә, ул яшәртә, Шулай хәзер, элек тә. Мәхәббәтнең яше булмый, Шуңа ул мәңгелек тә. Иртәме, соңмы – барыбер Юл илтә аңа таба. Мәхәббәтне чакырмыйлар, Ул үзе эзләп таба. Ул барында чишмә җырлый, Сандугач китми кала. Чын ярату кабатланмый, Тик бер генә ярала. Кара төндә кояш бирә, Дөрес түгелмени, әйт. Гомер – агач, ә җимеше – Серле-сихри мәхәббәт! Яшәтүче, яшәртүче – Шулай хәзер, элек тә. Мәхәббәтнең яше булмый, Шуңа ул мәңгелек тә!

Тэглар:

468

0