Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Нишләр идең... Нишләр идек икән без Беркөн килеп әгәр әйтсәләр, Азга гына теге дөньядан Әниеңне кайткан дисәләр? Әгәр әни кайткан дисәләр, Ыргыр идем башта күкләргә. Кычкырыр идем күкне ярып, Ишетелсен өчен күпләргә. Әгәр әни кайткан дисәләр? Чабар идем абына, абына, Бер Аллаһка ялына, ялына, Кайтып җитәр өчен янына. Әгәр әни кайткан дисәләр, Рәхмәт укыр идем барсына. Гафу сорар идем һәммәсенә Мин тезләнеп әни каршына. Әгәр әни кайткан дисәләр, Башны куеп аның алдына, Кулын битләремә тидереп, Иркәләнер идем аз гына. Әгәр әни кайткан дисәләр, Мин йоклатмас идем әнкәйне. Авызына гына карап торыр идем, Әни ни сөйләгәнне, әйткәнне. Әгәр әни кайткан дисәләр, Чәйләр эчәр идек утырып. Үзем ясап бирер идем чәйне, Мөлдерәмә итеп тутырып. Әгәр әни кайткан дисәләр, Белмәс идек бары нишләргә. Әллә ниләр эшләр идек тә, Терсәк ерак хәзер, тешләргә. Риза инде хәзер әнкәйләр, Матур булып төшкә керсә дә. Әгәр әни кайткан дисәләр. Аңлыйм, бу сүзләрне кемдер, Сынар өчен генә әйткәнен. Беләм инде газиз Әнкәйнең, Барып алалмаслык, Кайта алмас җиргә киткәнен.

Тэглар:

291

0