
Тугызынчы көн XXXI Дөньякүләм #ӘдәбиМарафон "Тау артында кояш бар"
Һәм... могҗиза булды! Могҗизаларга ышанырга кирәк! Сак кына кагылуга капка ачылды да китте! Сон, бу бит... Бу бит, Наргизә җанкисәгем, язмышның, тәкъдирнен, хәтта Ходайның да синең яклы булып, киләчәгенә юл күрсәтүе түгелме соң?! Әфсенле сүзләрнең биредә бер катнашы юк, әлбәттә. Онытыпмы, башка сәбәп беләнме (әллә инде минем киләсемне белепме...), бабай капканы бикләми калдырган иде. Олы кешенең хәтере тишек иләк белән бер, әле дә ярый баш муенда; кулда булса, аны да теләсә кайда онытып калдырыр идең, дип зарлана иде шул әбием. Тишек булуы бик яхшы... #РәмзияГабделхакова #Тауартындакояшбар 157 нче бит #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап
298
0