
9 нчы көн #әдәбимарафон Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"
Әнкәем! - Кыз күзләрен чытырдатып йомды. Кайнар яшьләре сытылып чыкты. Кызыл ялкын аша авызыннан әнисенең күтәрелүе күз алдына килде. Әнием! Кабат пышылдады кыз. Ялкыннарда пештен бәгырем... - Яңаклары буйлап тәгәрәшкән күз яшьләре битләрен пешерә сыман кайнарлыгы сизелә... «Гаҗәп! Күңелгә сыймый: гомер буе бер урында яшәдең, шунда үлдең, озаттылар һәм... онытылдыңмы? Гомумән алганда шулай икән бит!» дип уйлады Зөлхәбирә. Барын да кабат күз алдына китерде. Әнисе җирләнгән көннән Зәйтүнә һәм Мәүва апасы, берничә классташ һәм Кадыйр абыйсыннан башка өйләренә аяк басуча юк. Мәңгелеккә киткәч, кешенең дөньялыкта эше да кирәге дә бетә икән. Ә кайда соң алар: Балантауда буласы һәр туй, һәр бәби туе алдыннан өйгә агылган авылдашлар? Рәхмәткә эшләде. Пирог кушаматы алды. Юк дип әйтә белмим, гозерне кире бора алмыйм дия иде шул. Эш күплектән киеренке чакларында: «Башны югары чөеп көлешкәндә Сәлия янына сарылалар, баш иелгән дә Халисә янына сугылалар...» дип, үз-үзен битәрләгән сүзләре кылт итеп исенә төште. Зөлхәбирә әйләнде-тулганды, яшьле күзләрен бер ачты, бер япты; шул котчыкмалы көндә, Чишмәсу урамының бер башыннан икенче башына агылган халык күз алдыннан китмичә җәфалады...55 нче бит. #ГүзәлГалләмова #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44
245
0