9 нчы көн. Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"

9 нчы көн. Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"

#әдәбимарафон2025 Бер савыт өйрә чөмергән малай болай да авырайган иде, мунча да өстәлгәч, тәмам изрәде бугай, коендырганда ул яртылаш йоклый иде инде. Кайтарып, үзе белән янәшә түшәккә салгач, битләре алсу- ланган балага сокланып һәм горурланып карап торды Нурихан. «Читен дип... башта читен булыр, әлбәттә. Авыл ни сөйләр тагы. Ил авызына иләк капламассың: телләре кычыта икән — сөйләсеннәр. Шәрифә нәрсә дияр менә. Һәй, Шәрифә, имеш! Әйтерсең моңарчы ике пар күгәрчендәй уртак ояда парлашып яшәделәр. Озын толым, Нуриханны күрмәс өчен, ак көннәрне кара төнгә алмаштырыр иде. Барыбер Шәрифә ни дияр икән? Тыштан битараф кыланса да, эче ут янар, бәлки? Ир бит аны алдады, алдады! Сафринә белән гыйшык уйнамадым, дип, ант сулары эчкән Нурихан көннәрдән бер көнне балалы әтигә әйләнсен инде, йә! Күктән иңгән малайны кемнеке дип әйтергә соң хәзер?! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

321

0