Физәлия Дәүләтгәрәева "Пар алмагачлар"

Физәлия Дәүләтгәрәева "Пар алмагачлар"

9нчы көн #әдәбимарафон2025 Ә Гөлнәфисәнең уенда һаман Сәйдәше. “Пар алмагачлар утыртыйк әле, хатын. Үзебез кебек пар алмагачлар”, − дип, өйләнешкәч тә бакчаның койма буена ике алмагач утыртканнар иде. Кырык ел эчендә алмагачлар ике нәзек чыбыктан киң ябалдашлы, калын гына кәүсәле агачларга әверелделәр. Алмалары ашап туймаслык. Үзенә дә, балаларга да җитә. Күршеләрне дә сыйлый. Гөлнәфисә, күңелендә кузгалган хатирәләрдән хисләнепме, һава сулыйсы килепме, бакчага чыгып, алмагач төбендә торган сиртмәле караватка барып утырды. Гомере буена Гөлнәфисәгә алмагачлар, үләннәр, чәчәкләр тере, җанлы булып тоелды. Әлбәттә, тере. Әнә бит кояшка ничек үреләләр, су эчәләр, туфрактан үзенә кирәген алып, тукланалар. Яфраклары җилдә ни турындадыр серләшәләр. Тугайда печән чапканда чалгы астында калып, кырт-кырт киселгән чәчәкләрне кызгана иде Гөлнәфисә. Ә Сәйдәше “исәр хатыныннан” йомшак кына көлә: “Юләркәем син минем!” #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Паралмагачлар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

370

0