9 нчы көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

9 нчы көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

-Йә, безнең кыз сездәме? Кеше төсле эшләргә ярамаганмыни? Сорап алып китәргә ярамаганмыни? Аның, шөкер, атасы-анасы бар! Зинадан тумаган бит ул, тиомать! Шәяхмәт дер-дер килде. Шул минутта йортка Хәкимулла килеп керде. Түбән карап кына эшне аңлатты. -Миңниса үзе тавыш чыгарды... Таң алдыннан чыгып китте... Үзе гаепле. Кая киткәнен әйтмәде. Зрәгә пырдымсызланды... Монысы коры коданы бөтенләй чыгырдан чыгарды. Ул таза йодрыгын әле Шәяхмәт, әле Хәкимулланың авыз тирәсендә уйната башлады.

Тэглар:

296

0