
8 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"
Ләкин монысы әле башы гына булган икән. Кояш чыгып көянтә буе күтәрелүгә, Атҗабардан кода белән кодагый килеп җиттеләр. Биек якалы толып кигән кода дигәне өйгә кереп коры гына сәлам бирде. Кодагый сәкегә утырып дога кылды. - Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз?- диде. Кода да, кодагый да як-якка каранып кыз белән кияүне эзләделәр. Шәяхмәт абзый белән Зәйнәб җиңгигә шул вакытта җир тишеге генә кирәк иде! Ләкин аңлашмыйча булмый. Авыр тынлыкны коры кода бозды.
242
0