
"Бәхет кошым кайларда"
9 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Алдагы көнне бу корпустагыларны беренче тапкыр мунчага алып бардылар. Моңа кадәр психбольницаның неврология бүлегендә дәваланган Флүзә Зарифовнаның әле мунчаны күргәне юк. Ә бу бүлек тегесеннән һәрчак тышкы яктан ябык ишекләре, туалетка да рөхсәт белән генә чыгарулары, душ бүлмәләре булмавы белән аерыла иде. Мунчага бару да үзенә күрә бер ритуал кебек. Башта санитарка палаталарны ачып, сегодня в баню идем, собираетесь, дип кычкырды. Аннары, үзләре белән ни алырга белмәгән авыруларны сүгә- сүгә, беренче каттагы каптеркадан һәрберсенең кулына тимер ләгән тоттырды. Аякларын көчкә сөйрәп атлаучы авырулар колоннасы, больницаның үзәк бинасын узып, кораллы солдатлар саклый торган җинаять кылган психик авырулар яшәүче корпус ягына юнәлде. -Авыруга да, сәламәт кешегә дә вакыт бер төрле узмый икән ул. Менә минем монда кергәнемә әле бер ай да юк, ә миңа инде ел буена ябылып яткан кебек тоела. Менә бусы кеше үтереп, псих булып кыланучылар ята торган җир. Ходаем, үзең сакла мондый җирләргә килеп эләгүдән.
Сылтамалар:
228
0