
Гөлнур Мөхәммәтханова "Бүген дөнья матур"
9 нчы көн. Бүген матур дөнья, күрә белсәң, Кочагына алып ярата. Нәфис күбәләктәй гөлгә кунсаң, Канатыңнан сыйпап юата... Бүген матур дөнья, кадерен бел, Тормыш үре була кыяда. Изгелек ит, җавап көтми генә, Гомер кыскалыгын уйла да... Бүген матур дөнья, яши белсәң, Сулышларын өреп җылыта. Туган якның сулган тигәнәге Якын була читтә торып та... Бүген матур дөнья, исем китеп Таныш сукмакларны урадым. Яхшы ният белән яшәүчегә Гомерләрнең кадере зур аның! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлнурМөхәммәтханова #Бүгенматурдөнья #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
277
0