Радик Фәизов "Ак каз"

Радик Фәизов "Ак каз"

Рокыя, анысы, Куликово сугышы турында аз-маз белә, тик менә шул каһәр суккыры вакыйганың ничәнче елларда булганын төгәл генә һич тә әйтеп бирә алмый бит. Ни хәл итәсең, безнең Рокыя дәресләрдән соң кич утырып дәресен хәзерләми шул ул, ә шәл бәйли. Казанга алып барып сатарга. Сугыштан соң тол калган әнисенә алар өчәү. Ничәмә- ничә төрле налогларны, заемны түләргә акча кирәк. Өскә бишмәт, күлмәк, аякка Әхми абзый бер парын утыз тиенгә сата һәм өч көн эчендә тишелеп тә чыга торган чабата алырга кирәк. Кирәкнең чиге юк! Рокыя хәтерендә әллә кайдагы, тарих аръягындагы, җитмәсә һич тә кирәге булмаган Куликово кыры түгел әле монда, ә шәлнең бик вак күзәнәкләре. Әмма бөтен класс алдында укытучы соравына җавап бирә алмыйча басып торулары да бик кыен, Рокыяның шактый гына җәенке түгәрәк йөзе акрынлап кып-кызыл була.

Тэглар:

231

0