7 нче көн. Буранлы төндә. Нурсинә ХӘКИМОВА

7 нче көн. Буранлы төндә. Нурсинә ХӘКИМОВА

Ялгышканмын икән! Син дә замана баласы икәнсең, ләбаса! Хәзерге яшьләрне күр инде! Кафе, рестораннарда күңел ачып йөргәч, беренче очрашудан ук бергә ятып йоклыйлар да, авырга калгач, ил-көн өстендә дәвам иткән канлы сугышларда күпме яшь ир-егетләрнең гомере өзелүгә карамастан, гөнаһсыз сабый баланың да җанын кыялар, ә тудырганнарын исә эш юк, акча юк, торыр урын юк, дигән булып, кызганмыйча, урамнарда, подъезд төпләрендә, хәтта чүп савытларына бәреп калдыралар. Аллаһы Тәгалә каргышына тап булырбыз, бала рәнҗеше төшәр, дип һич кенә дә уйлап карамыйлар! Шуның өчен барлык балалар йортлары үксез сабыйлар белән тулды да инде! Ә менә без балалар үстергәндә, илебез экономикасын күтәрер өчен, көне-төне эшләргә мәҗбүр идек, шуңа да карамастан, авылыбызда унлап бала үстергән гаиләләр бар иде. Заманалар авыр дип тормадылар, ул балалар барысы да эштә чыныгып үстеләр, тормыш төбеннән күтәрелеп, югары белем алып, кирәкле һөнәр ияләренә әйләнеп, дәрәҗәле кешеләр булдылар!... Саҗидә карчык бик ачуланды, ә кызының күз яшьләре акты да акты. Ләкин үкенүдән бер файда да юк иде, чөнки һәр сабый үз вакыты, үз ризыгы, үз тәкъдире белән дөньяга килә. Ни дисәң дә, җан яралтылган, яңа кеше булачак сабый бала ана карынына ябышкан иде инде.

Тэглар:

308

0