6 нчы көн. Кара тавык. Резеда ВӘЛИЕВА

6 нчы көн. Кара тавык. Резеда ВӘЛИЕВА

- Мин кайткач ашармын, яме, әнкәй?! - дидем мин, шат булып күренергә тырышып, һәм тизрәк өйдән чыгып китәргә ашыктым. Ләкин болдыр баскычыннан йөгереп төшеп, безнең якларда урыс капка дип йөртелә торган зур, авыр капканы тартып ача башлауга, кинәт башым әйләнеп китеп, чак егылмыйча калдым. Колакларым зыңлап, күз алларым караңгыланып китте. Башымны капкага терәп хәл җыеп торганда, артымда әнкәйнең аяк тавышларын тоеп, аңа таба борылдым. Ике күзен миңа текәп, бик борчулы кыяфәттә әткәй дә баскыч төбендә басып тора иде инде. - Кара инде йөзеңне генә, бөтенләй агарынып калгансың ич! Бу ни хәл бу? Ачлыктан гына, ачлыктан! - диде әнкәй, минем ике иңемнән кысып алып. - Әйдә, хәзер үк кереп урынга ят, хәлең начар бит! Әтисе, күр инде моны! Ачлык галәмәте, - дип кабатлады ул аннары, аптыраган бер кыяфәттә тирә-якка күз йөртеп. - Шулпа әсәре капмагач, май-каймак күрмәгәч, көн-төн укыган балага ничек түзмәк кирәк! Ул арада әткәй дә килеп җиткән иде. - Әйдә, өйгә кер, кызым, бераз ятып тор, аннары барырсың, булмаса, үзем әйтеп кайтыйм иптәшләреңә, көтеп тормасыннар... Мин хәзер, - дип, капкага ук үрелә башлады ул. Хәлем ярыйсы кебек иде инде. Мин: - Хәзер кайтам, куркакларым минем! Йәле, әткәй, егетләрчә, капканы ачып җибәр әле, - дип, әткәйгә карадым. - Урамда-нидә генә егылып калмасаң ярый ла!.. Хәлең шәптән түгел бит, кызым. Рәтле ризыгы да юк шул, чыннан да, үсмер кешегә әз-мәз бәрәңге дә җәймә... Ризыкмы инде ул? - диде әткәй дә. - Ни сөйлисез сез?! Әнә Фәния көнгә бер-ике бәрәңге белән генә дә укый әле! Ә башкалар? Мин ашаган ризык эләгә дисезме аларга? Юкка борчылмагыз, мин классыбызда иң тук укучылардандыр әле, беләсегез килсә! - дидем мин һәм авыр капканы каерып ачып торган әткәй яныннан елмаеп-көлеп кенә узып киттем.

Тэглар:

312

0