
5 нче көн. Кара тавык. Резеда ВӘЛИЕВА
Сугыш башланганчы, безнең ишегалды тулы мал-туар, кош-корт иде. Зур мөгезле бик күркәм сыер, кыш чыккан башмак тана, өч-дүрт сарык, ел саен ике-өч бәти китерүче бик сөтле бер кәҗә, утызлап бәбкә үстерүче ике ана каз. Аннары безнең ялан сыйракларыбызны чукыйм дип куркытып, берөзлексез артыбыздан куучы бик усал бер ата каз, унбишләп тавык. Өстәвенә салпы колаклы, минем үземә гел көлеп торгандай күренгән мөлаем күзле, кыска аяклы шаян этебез, минем җан сөйгәнем - Дүрткүз. Сугыш башлануга, безнең өй эче дә, ишегалды да коточкыч тизлек белән бушап калды. Сугыш башланган атнада ук олы абыем белән әткәй фронтка киттеләр. Алар китеп, бер ай да үтмәде, кече абыйны хәрби курсларга алдылар. Шулай итеп, күз ачып йомган арада, өч бүлмәле зур өйдә без әнкәй белән икәү генә торып калдык. Малларга килгәндә, иң элек әти дә, абыйлар да җәй уртасында өйдән чыгып киткәнгә, сыерга печән алыр өчен, башмак тананы саттык. Әткәй белән олы абыйны озатканда - бер сарыкны, кече абый киткәндә, икенче сарыкны суйдык. Бер бәтие белән кәҗәне сөте өчен күптән сорап йөдәткән күршебез Мәфрузә әбиләргә саттык. Бер бәтине әлегә үзебездә калдырып торырга булдык. Казларның да кышка әнкәй берсен генә калдырды. Тавыклар гына әле һаман ишегалды тулып йөриләр иде.
219
0