
7 нче көн. Буранлы төндә. Нурсинә ХӘКИМОВА
Тәнзилә шушы вакыт эчендә күргәннәрен сөйләп бирде. Исламнур, бераз уйланып торгач: – Минем дә тормыш юлларым син уйлаганча җиңел булмады шул. Салкын тидереп, мин аяксыз калдым, хастаханәдә ятып озак дәваланырга туры килде. Сине өзелеп яратуым, саф мәхәббәтемне уйлап кына мин аякка баса алдым. Эшемдә зур үзгәрешләр булды, үз ягыбызга кайтып, шәхси эшемне ачып җибәрдем. Синең белән элемтәгә чыгарга дигәндә генә әткәйдән хәбәр килде. Ул Габдулла ага белән аңлашуы, теге акчаларның табылуы, үзенең хасталануы турында сөйләгәч, мин күңелемдәге чакыру авазына түзә алмыйча, туган якларыма юл тоттым. Гашыйкның йөрәге алдамый ул, синең биредә булуыңны белеп типте. Гел безнең соңгы очрашуыбызны исемә төшереп торды. Һәм ялгышмады да! Менә бит ничек Аллаһы Тәгалә сезне юлыма чыгарып куйды. Ниһаять, без бергә, киртәләр юк! Ә шулай да, минем хакымда күргән кыенлыклар өчен кичер мине! Моннан соң беркайчан да мондый авырлыклар күрергә язмасын. Әйдә, тормыш китабының шушы битен ябып куйыйк әле. Хәзер үк сезнең өегезгә кереп, әти-әниеңнең хәер-фатихаларын алып, тормыш юлыбызны өр-яңадан башлыйк! Исламнур, машинадан чыгып, улын үз кулларына алды да Тәнзилә белән яңа киләчәккә таба атлады. Яшьләр өйгә килеп кергәндә, әти-әниләре сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыралар иде. Алар балаларының бергә кайтып керүләрен күреп, шаккаттылар башта. Исламнур сабыен әнисенә бирде дә, эре адымнар белән килеп, Габдулла ага белән ике куллап күреште: – Исәнме, бабай?! Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?!... – Ару гына әле, кияү, Аллага шөкер!... Үзегез ни хәлдә?!... – дип, җавап бирде бабай. Аннан кияү, елмаеп, Саҗидә әби белән күреште. Ошбу могҗизадан соң әти-әниләренең күзләрендә шатлык яшьләре бөреләнде. Оныклары Юнысны да күргәч, бигрәк тә шатланыштылар инде!
279
0