
6 нчы көн. Айгөл ВӘЛИЕВА. Үкенечле сер
Авылына туйга кайтып килгәннән соң үзенә урын таба алмый йөрде хатын. Әнисенә хат язарга булган иде дә, тик кире уйлады. Кайтып килергә дә көче җитмәде. Гафу итерләр иде, бәлки... Юк! Булмагач, булмады инде. Хәзер нәрсәнедер үзгәртергә соң инде! Яңа ел бәйрәмнәреннән соң эшкә килүенә Лилиягә су буе чират тезелгән иде. Төшке ялга туктар алдыннан соңгы авыруны чакыргач, ишектән кыз бала белән Әнвәр Халик улы килеп керде. Картайган, чәчләре агарган, йөзен җыерчыклар баскан. - Утырыгыз, оныгыгызмы? - дип сорады ул. - Юк, кызым, - диде утыргычтан урын алган Әнвәр Халик улы. Лилия кызның карточкасына күз салды – исеме Юлия икән, аутизм белән чирли. - Нәрсә борчый, кайсы җире авырта? - дип сорады табибә. - Кызым аутизм белән чирли, соңгы вакытта еш кына башы авыртуына да зарлана. Андый авырулар башкалар белән аралашып бармыйлар. Мине генә тыңлый. Хатыным безне 7 ел элек ташлап чыгып китте. Инвалид бала белән гомерен заяга үткәрергә теләмәде. Сабыебызның инвалид түгел, ә ни бары икенче төрле кеше икәнен аңа аңлата алмадым, - дип хәбәрен тезде ул. Төшке аш вакыты җитүен белсә дә, Лилия кабаланмады, Әнвәрнең тормышын беләсе килде. - Нәселегездә андый авырулар бар идеме, бүтән балаларыгыз бармы? – дип сорашуын дәвам итте. - Өлкән улым медицина университетының 4-се курсында укый, сау-сәламәт. Юлия - икенче балабыз. Әнвәр тыңлаучы булганда сөйләп калырга теләгәндәй, җайлап яшьлек хатирәләрен сүтте.
191
0