
5 нче көн. Айгөл ВӘЛИЕВА. Үкенечле сер
- Өчәү идек тә, без бала чакта апабыз үлеп калды, - диде туганы. Шул мәл Лилиянең аны кочаклап, мин тере дип үкереп-үкереп елыйсы килде. Ярамый. Ул чакта Фәнүрен югалтачак. Ул Лилияне бер кайчан да аңламаячак. Гафу итмәячәк. Инде икенче тапкыр гаиләсез калырга Лилиянең хәленнән килмәячәк. - Әти-әниегез бармы? - дип сораган булды. - Әйе, икесе дә исән-саулар. Апабызның кызы калды, шуңа куанып көн итәләр. Әле Алия медицина университетының икенче курсында укып йөри. Хас әнисенә охшаган, - дип тәмамлады хәбәрен Радик. Лилия аның сөйләгәннәрен ни үле, ни тере тыңлап утырды. Аның кызы - Уфада, ә ул белмәгән дә. Ул да медицинаны сайлаган. Туганы гаилә фотоларын алып чыкты. Лилия йомылып шуларны карарга кереште. Менә әти-әнисе, туганнарының бала чактагы фотолары, менә бер бәләкәй кыз бала белән төшкәннәр. Аста - без һәм Алия сеңлебез, дигән язу тора. Менә ул балалар бакчасында төшкән, Алия беренче класска барганда ике абыйсы, әнисе белән гөлләмә тотып төшкәннәр, тагын бер ничә мәктәп фотолары бар. Менә мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме. Кызы шундый матур! Тик күзләре генә моңсу. Лилиянең күзләренә яшь тыгылды. Күпме бәхеттән мәхрүм калган ул. Нигә кызын әнисенә бирми алып калмаган? Нигә әнисе аңа шулай каты хөкем чыгарган? Кем гаепле аларның бәхетсезлегендә? Шушы сорауларга менә инде 20 ел Лилия җавап таба алмый.
543
0