
Язларыма кайттым әле тагын
Язларыма кайттым әле тагын. Язларыма кайттым әле тагын. Эзләп йөрим яшьлек эзләрен. Яшьли узган сукмаклардан атлыйм, Тапмаммы дип синең эзләрең. Бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек, Барысы да шул ук минемчә. Елга буендагы каеннар да Үсеп утыра элеккегечә. Кәүсәләре генә калынайган, Ә калганы бар да шулай ук. Ләкин күпме эзләп йөрсәң дә, Безнең яшьлек кенә монда юк. Ул югалган, әллә кайда калган, Вакытмы әллә аны урлаган? Әллә гомер юлын узган чакта, Сукмаклары аның чуалган.
179
0