
Тыныч булырга тырыш
Ачуны җиңә тынычлык, Ә ялганны - дөреслек. Начарлыкны - яхшылык, Кызулыкны - сабырлык. Һәрнәрсәнең шифасын Таба белергә кирәк. Вакытында шуны Бары аңларга кирәк. Ачу юкка чыксың дисәң, Тыныч булырга тырыш. Дөреслеккә һәрчак омтыл, Ялганны инде оныт. Һәрчак яхшылыкка омтыл, Кирәк чакта бул сабыр. Бары шул вакытта гына Күңелең тынычланыр.
Сылтамалар:
245
0