
Айшанур.
Зарланырга күбрәк яратабыз, Гел нәрсәдер җитми күңелгә. Безгә ак булса, кара кирәк, Ә кара булса ак - һәркемгә. Эссе җәйдә сагынабыз кышны, Салкын кышта - эссе җәйләрне. Адәм баласының табигате Кайчак шундый искитмәле. Аллага шөкер бит хәзер Рәхәт заманда яшибез. Бөтен нәрсә җитә һәр кешегә Бары тыныч булсын күгебез. Эшләсәң эш табып була хәзер, Ялкауларга гына эш беткән. Кибетләргә керсәң ни генә юк, Аермасын Аллаһ нигъмәттән.
Сылтамалар:
484
0