
Җәвит Шакиров "Минем күңел"
Гөлләрем. Тәрәз төбең тулы матур гөл, Сокланамын карап шуңа гел. Чәчәк нуры төшкән йөзеңә, Гөлләр кебек бит син үзең дә. Гөл яратканыңны мин беләм, Серләрегез уртак, мин сизәм. Сөйләшәсең гөлләр телендә, Гөл шикелле бит син үзең дә. Бер гөлләргә карыйм, бер - сина, Арагызда күрмим аерма. Икегез дә гөлләр нәселе, Шунда микән әллә бар сере?! Әй гөлләр, гөлләр, гөлләр, Яратмый сезне кемнәр? Аллы - гөлле чәчәкләрдән, Бөркелгән татлы исләрдән Ямьгә күмелә өйләр!
276
0