
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 8 нче көн. Фәнис Яруллин Сорау билгесе
Син барасың, мин барамын, Йөрәк яна, көн эссе. Икебез нең арабызда Бик зур сорау билгесе. Сиңа карый - син дәшмисең, Миңа карый - мин телсез. Аралар якын була да, Сүзсез бару күңелсез. Илебездән җавап көтә Олы сорау билгесе. Баш очыннан выжлап үтте Кызган сөю сөңгесе.
198
0