
Сигезенче көн XXXI Дөньякүләм #Әдәбимарафон "Тау артыңда кояш бар"
Ниләр күрми бу дөньяда ат башы да ир башы, дигән булалар. Ә кыз бала күргән-кичергәннарне саный-исәпли башласаң?! Гомере буе куркып-сакланып, юлында очраган һәр ир-аттан шикләнеп яшәргә тиешмени ул?! Кыз бала булып тууыңа мен кат үкенерсең, валлаһи. Безне күкләргә чөеп мактаучылар, яклаучы-саклаучылар да - ирләр, харап итүчеләр дә - ирләр... Кемнең ышанычлы дус, кемнең дошман икәнен чамалап бетерү өчен киек сизгерлеге, аксакаллар зирәклеге, тормыш тәжрибәсе кирәк. Ә тәжрибә туплаганчы күпме абынасы-сөртенәсе, хаталанасы бар... Кыз бала бер генә ялгыша, әмма дә ләкин берәгәйле ялгыша. Шул ялгышы аның гомер юлларына кара шәл булып иярә, аягына уралып, алга атларга комачаулый, кояш нурларын каплап, көннәрен төн итә. Кыз баланын намусы кыл өстендә, кылдан төшсә-ил өстендә... #РәмзияГабделхакова #Тауартындакояшбар 154 нче бит, #ӘдәбиМарафон2025 #Татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап
259
0