
"Бәхет когым кайларда"
8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Флүзә, егерме биш ел буена йөрәгемдә саклаган серләремне ачып салып, дөрес эшлимме мин, дигәндәй, бер тынга туктап калды. -Клубтан чыгуга ул мине эләктереп алды да, клуб янәшәсендәге идарә бинасына таба өстерәде. Дөресрәге, фонарь яктысы төшми торган арткы яктан култыклап алып керде. Ә мин карышмадым. Мин бәхетле идем ул минутларда. Хуҗаның кабинетындагы күн тышлы диван минем зөфаф төнемне уздыру урыны булды. Яңадан ни буласын, бу хәлнең аның гаиләсенә кайчан да булса барып ишетеләсен, мәктәп тә бу хәлләрдән хәбәрдар буласын мин уйлый алмадым. Мин аныкы идем. Минем алдан уйлап куелган планым тормышка ашты, мин җитәкче хатыны булырга тиеш, ул миңа өйләнәчәк, дип, уйларымда инде биек замоклар төзедем.
Сылтамалар:
400
0