
Ф.Дәүләтбаев " Сайрый бер кош"
8 нче көн. #әдәбимарафон2025 Тик бер сөю яши күңелемдә. Тик бер сөю яши күңелемдә, һушларымнан мине яздырып. Ялгызлыктан, сагышлардан йолып, Көтелмәгән ләззәт, наз булып. Тик бер сөю яши күңелемдә, Тик бер кояш күктә булган күк. Сөеклемнең сурәтенә кереп, Миңа кулын изәп торган күк. Тик бер сөю яши күңелемдә, Озак эзләп, соңлап табылган. Мәхәббәттә җаным күшеккәндә Учак булып дөрләп кабынган. Тик бер сөю яши күңелемдә, Тыңлап туймас матур моң булып. Бер булса да, һуштан яздырырлык, Үзе мең сөюгә торырлык #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон2025 #ФәнәвисДәүләтбаев #Сайрыйберкош #ТатнетныҮстерүФонды #Белемрадиосы #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем
525
0