
Фәнис Яруллин.Кояш баеганда.
8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ФәнисЯруллин #Кояшбаеганда #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылар Әкрен генә кояш баеп килә, Бар дөньяда серле кызыллык. Шәрә башлы тауның өсләрендә Ак болытлар ята кызынып. Яфракларга шәфәкъ уты капкан, Урман-кырлар яна шул утта. Сайрар кошлар сайравыннан туктап, Хәйран калып утыра тынлыкта. Җил дә исми. Ул да, чалкан ятып, Кояш баеганны күзәтә. Әй бу кичләр, әй бу хозурлыклар Күңелләрне әллә нишләтә. Уйлар китә ерак-еракларга, Сокланудан тыннар кысыла. Урап калдырасы килә гомер җебен Биек агачларның очына. Әкрен генә кояш баеп килә, Җирдә, күктә сихри кызыллык. Әллә нигә кояш баешына Ешрак карыйм хәзер кызыгып.#ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФәнисЯруллин #Кояшбаеганда #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
285
0