
8 нче көн. #Әдәбимарафон Зифа КАДЫРОВА "Урланган яшьлек"
Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк, әйе, нидер эшләргә кирәк… Чоландагы караңгы бер почмакта кайнатасының качып кереп йоклый торган урыны бар. Никтер йокысы килеп йөри, чукынып китсеннәр, тик чәйнәсеннәр, диде дә Зөһрә шунда кереп ятты һәм йоклап та китте, хәтта кайнатасының кергәнен дә сизмәде. Ул да шыпырт кына шунда кереп чуммакчы иде дә, киленен күреп, кире чыгып китте. Кая барырга белмичә аптырап, сарай башына, бүген генә чабып алып кайткан печән өстенә үрмәләде. Ул да яратмый иде балаларының кайбер кыланышларын.....37 нче бит #ЗифаКадырова #урланганяшьлек #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #44
260
0