
7 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"
Каһәр суккан нигез! Тагын нинди борчулар күрсәтәсең бар икән? Иртән алар йортка кайтканда, яшь киленнән җилләр искән иде. Моның хикмәтен Хәкимулла белән бергә кыз алып кайткан нәселдәш егет Миңлегали сөйләде. Хәкимулла, имеш, алданган: -Күземә күренмә, син мине хур иттен, -дип, төнлә җәнҗал чыгарган.
293
0