
6 нчы көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә җыры кала"
Таң атканда гына Шәяхмәтнең тар ишегалдына килеп керделәр. Атның эче селкенә, борын тишекләре киңәеп, анда кызыл кан тамырлары калыккан иде. Тарантастан төшеп, тузаннарны кагынганда урланган кыз да шәлъяулыгын салып какты. Шулвакыт Хәкимулланың күзеннән ниндидер кыршаулар коелган сыман булды. Кызый Миңлебикә түгел иде...
261
0