
Әдәбимарафон2025 8 нче көн
*** Уйламыйча әйткән сүзләр белән, Әрнетмәгез кеше йөрәген. Әйттем әле диеп мактанмагыз, Бирдем әле диеп кирәген. "Ялгыш" кына чыгып киткән сүзне, Этеп кертеп булмый яңадан. Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә, Саклан, газап утларында янудан. Сүзләр белән артык шаярмагыз, Калдырмагыз кеше хәтерен. Телебез бай, матур сүзләр белән, Туган телнең белик кадерен. Саҗидә Мансурова
291
0