8 нче көн. #әдәбимарафон2025

8 нче көн. #әдәбимарафон2025

Зөлфәт Хәким Җир әсире. Повесть. Әй, ана күңеле! Кемнәр генә, нинди генә законнар хөкем итә алыр икән сине! Син бит үзең бу дөньяның һәр җинаятен, һәр гаделсезлеген хөкем итәргә хаклы. Бәлки качкынны яшерү өчен, аңа качарга мөмкинлек тудырган өчен статья да бардыр. Тик үзе кебек ана тудырган баланы кире төрмәгә кайтарасы килмәгәне өчен Халидә апага нинди статья да, нинди параграф тагып булсын?!. Утыз ел бергә гомер иткән иренә бер кире сүз әйткәне булмаса да, бу юлы Халидә, апага хәтта аның рөхсәте дә кирәк түгел иде. Хәсән абый гомер буе законнарны хөрмәт итеп, статьялардан, параграфлардан читкә тайпылмады. Эшен җиренә җиткереп эшләде, намусы да чиста иде. Аның урманда төрмәдән качып ятучы кеше барлыгы белән килешә алмаганын Халидә апа аңлады, иренең милициягә хәбәр итәчәгенә аның иманы камил иде. Төрмәдән качса да, Җир әсирлегеннән һаман котыла алмый йөрүче Шамилне кызгану, аның язмышы өчен җан сызлавы Халидә апаны бернинди законнарга да буйсындыра алырлык түгел иде. Бәлки шундый кешеләрнең әле Җирдә барлыгы мәхшәр көнен булдырмый торадыр. Бәлки Халидә апа кебек кешеләр булганга әле һаман да көн дә таң атадыр. Әйе, ул көнне дә таң атты бит.

Тэглар:

257

0