Радик Фәизов "Ак каз"

Радик Фәизов "Ак каз"

Хәниф абый уртача гына буйлы, ябык кына, хәрәкәтчән кеше, ул дәрес биргәндә бер генә минут та тик тора алмый, класста ишекле-түрле йөгереп диярлек йөри, әледән-әле һич кирәкмәгәнгә кулындагы күрсәткеч таякны болгый. Ул дәрес материалын да шулай йөгерә-йөри аңлата. Үз предметларын, төрле тарихи вакыйгаларның төгәл вакытын, материклар, илләр урнашуын, географик атамаларны бик яхшы белә. Ул яхшы укытучы, безнең белән мөгамәләсе дә бик гади. Кайчак ул озын тәнәфесләрдә дә безнең янга керә.

Тэглар:

196

0