
8 нче көн.Шомырт чәчәге. ФәнәвисДәүләтбаев
8 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Шомырт чәчәге Бакчаның түрен аклыкка төреп, Хуш исен сибә шомырт чәчәге. Соңарма диеп, күңел җилкенеп, Сөю соң әллә үзе дәшәме? Кулымда бәйләм-шомырт чәчәге, Тик кемгә аны бүләк итәргә? Урының күптән йөрәк түрендә, Сине соң, иркәм, купме көтәргә? Кил син, кил, җаный, озакламачы, Сулмасын дисәң шомырт чәчәге. Беләсең, иркәм, тиккә чакырмыйм, Кыен шул, кыен синсез яшәве. Саф хисләремә тиңдәш булырлык Шомырт чәчәге - сиңа буләгем. Күңелемдәге сөю мәңгелек, Сине яратып тибә йөрәгем.
Сылтамалар:
274
0