
Туфан Миңнуллин "Без китәбез, сез каласыз"
8 нче көн. #әдәбимарафон2025 Әйшә. Менә күрерсең дә торырсың, мин аңа гашыйк булачакмын. Ә нигә? Өйләнмәгән егет, диләр. Абзый әле белми өенә кемне алып кайтканын. Ул Тукайны алып кайтам дип уйлый, чынында исә ул аларның булачак кияүләре. Ышанмыйсыңмы? Акчуриннарның әле үз дигәннәрен эшләми калганнары юк. Без аның белән Казанга китәрбез… Ах, тиле мин, әйеме? Кем инде кунакка килгән җиреннән өйләнеп китә? Кем инде кунакка килгән кешегә ияреп китә? Башта без хатлар язышырбыз. Аннан ул абзыйлардан минем кулымны сорар… Бәлки әле, ул минем белән сөйләшергә дә теләмәс, бәлки әле, сиңа күзе төшәр? Нәфисә. Нигә алай дисез инде, туташ? Әйшә. Ул үзен байлар белән бик тәкәббер тота ди ич. Бәлки, аңа асраулар күбрәк ошыйдыр? Шагыйрьләр бит алар сәер холыклы булалар. Бер гидае җан фидаем, гыйшкыңа пәрванаем; Кәл, гүзәл, гарз ит җәмалың: янаем, кәл, янаем. И Ходаем, вир гакыл, чөн хэбсә мәхбус улмыям; Бу кызың гыйшкында бән диванаем, диванаем. Күр инде ничек дип язган! Гади кеше моны уйлап чыгара аламыни? Гыйшкыңның күбәләгемен, ди бит, бу кызның гыйшкы дивана итте, Ходаем, акыл бир, ди. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТуфанМиңнуллин #Безкитәбезсезкаласыз #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
174
0