Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Почмак Без үскәндә һәрбер өйдә Була торган иде бер почмак. Акыл керә торган иде безгә, Почмакта басып торсак. Мәктәптә дә тәртип бозганда Бастыралар иде почмакка. Сәламәтлек өчен файдасын Аңламаган инде ул чакта. Бер ноктага карап торгангамы, Күз дә яхшы, башта уйлар да. Искә алганыгыз булгандыр, Зифа булып үсте буйлар да. Дәрес буе басып торудан Аяклар да бераз талгандыр. Почмак аркасында безгә акыл Чыкмас өчен кереп калгандыр. Хәзер инде дөньям түгәрәк, Мин үзем дә хәзер үзгәрәк. Әгәр кире кайтсам шул чакка, Үз теләгем белән Йөгереп килеп Басар идем тагын почмакка.

Тэглар:

286

0