Физәлия Дәүләтгәрәева "Мин көтәм"

Физәлия Дәүләтгәрәева "Мин көтәм"

7нче көн #әдәбимарафон2025 Эх, бу ялгызлык! Кайдан сабырлыклар алырга да, ничек түзәргә? .. Күпме сынарсың икән инде, ходаем?.. Әллә, булмаса, кушаргамы соң тормышларны бу Госман белән? Әнә бит, җавап көтеп, ничә чыкты. Икенче яктан, Ләбибәгә Госман белән кушылса, иренә хыянәт итү сыман тоела. Ул бит Ихсанның үлемен үз күзләре белән күрмәде. Үз куллары белән җир куенына бирмәде. Аның хәтерендә ире, нәкъ соңгы тапкыр чыгып киткәндәге кебек, арбада утырган килеш, хатынына артка борылып карый-карый китеп бара... Ә болай, башкага чыгып куйса, Ләбибә аны күмәр төсле, соңгы өметен күмәр төсле... Юк, тереләй килеш ирен күмә алмый шул Ләбибә... Икенче көнне ул җавап сорап килгән Госманга соңгы сүзен әйтте: “ Госман, бу минем язмышым. Ул исән. Мин көтәм...”, - диде... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Минкөтәм #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

527

0