Туган ягы кирәк кешегә! Фәнис Яруллин

Туган ягы кирәк кешегә! Фәнис Яруллин

#Туганягыкирәккешегә! #ФәнисЯруллин #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем Читтә йөргән чакта, сагындырып, Кере өчен төнлә төшенә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. Зур уңышлар яулап, заманалар Матур бәя бирсә эшенә,- Шатлыкларын ишеттерер өчен Туган ягы кирәк кешегә. Йөри-йөри күңеле тупасланса, Тузан кунса яшьлек хисенә,- Бер сафланып килер өчен тагын Туган ягы кирәк кешегә. Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә, - Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә.

Тэглар:

492

0