
7нче көн. Әлфия Төхвәтуллина. Ачылмаган сер ул - Мәхәббәт!
7нче көн. #әдәбимарафон2025 Тормыш аты Чаналарга җигеп тормыш атын, Ера-ера тирән карларны, Язмыш сызган юлдан китеп бардык, Эзләп җанга тиңдәш ярларны. Җилдәй җитез ап-ак байталлар да Чәйни-чәйни йөгән тимерен. Ымсындырып һаман алга чапты, Узганын да сизми гомернең. Ай-һай озын юлга чыккан идек, Өермәләр алды бөтереп. Кемдер гомер буе бергә барды, Кемдер кайтты озак көттереп. Бураннарны узып ак байталлар Язгы басуларга җиткерде. Җәйге рәшәләрне күрсәтте дә, Гомер көзләренә китерде. Ярсымыйлар инде атларыбыз, Чал ялларын җилләр үбәләр. Көзге сукмаклардан кышка табан Сабыр гына атлап киләләр. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияТөхвәтуллина #АчылмаганСерУлМәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ЧабаксарЯңаЗаман #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
205
0