
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 7 нче көн. Айшанур Ялгыз ана.
Олы юлга озатты ана улын Елап калды юллар чатында. Бар нәрсәне эшли идем бит мин Газиз балам синең хакыңа. Бары синең өчен яши идем Синдә иде бөтен өметем. Олы юллар сине алып китте Өзелде бит соңгы өметем. Ялгыз ана юл читендә тора Күзе аның олы юлларда. Һәркөн ана юлга каршы чыга Өметен өзми әле һаман да. Соңгы өмете дә юкка чыкты Сугыш аерды аны улыннан. Улының соңгы фотосын Төшерми ул һаман кулыннан. Ятим калды күпме ата-ана Шушы кәһәр суккан сугыштан. Ничек төзәтергә яраларны? Ничек арынырга сагыштан?
233
0