
7 нче көн. #Әдәбимарафон Зифа КАДЫРОВА "Урланган яшьлек"
Нинди кыргый хатын! Шундыйлар үзләренә тарта да инде, дип куйды. Ул Кәримнең ут аткан карашын күрмәде хәленнән килсә, шушында ук изеп ташлар иде. Аннаның майлы карашы да Кәримне үзенә җәлеп итә алмады. Аның каны кайнап, зиһене таралды. Кочагында биегән чибәр ханымның йөзен күрсә дә, сүзләрен ишетмәде. Ә чибәр ханым песи урынына сырпаланды, бармаклары белән Кәримнең җилкә чокырына йомшак кына кагылып үтте. Эчендә жаны булган иргә бу, һичшиксез, тәэсир итми калмаска тиеш иде, ә Кәрим аның аркылы хатынын күзәтте. Зөһрә дә теге ирнең кайсыдыр жирен сыйпыйдыр кебек тоелды аңа....17 нче бит #ЗифаКадырова #урланганяшьлек #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
229
0