
Ф.Дәүләтбаев."Сайрый бер кош"
7 нче көн. #әдәбимарафон2025 Йолдызлардан такыя үргән идем. Көтмәгәндә , кояш сыман балкып, Чыккан идең минем каршыма. Йолдызлардан такыя үргән идем, Кидерермен диеп башыңа. Йолдызлардан такыя үргән идем, Күккә менеп, шашып сөйгәндә. Ул чагында юк иде шул, иркәм, Кадерлерәк кешем синнән дә. Йолдызлардан такыя үргән идем, Сиңа гына, иркәм, диеп лә. Ни кызганыч, читләштең син миннән, Карамаган килеш сөеп тә. Йолдызлардан такыя үргән идем, Яктыларын гына сайладым. Көтмәгәндә син бизендең миннән, "Нигә?" дип сорарга кыймадым. Бер мизгелдә такыям таралды да Йолдызлары күктән сибелде. Күкләр булып күкләр үпкәләде Кабул итмәвеңә сөюне. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон2025 #ФәнәвисДәүләтбаев #Сайрыйберкош #Татнетныүстерүфонды #Белемрадиосы #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем
528
0